өлкән

өлкән
с. 1. Яше башкаларныкына караганда олырак булган, яше зур булган өлкән улы 2. и. күпл. Олылар, олы кешеләр; киресе: балалар, яшьләр өлкәннәр сөйләшкәндә бала-чага тыгылмый. иск. Берәр ыруның, кабиләнең олы яшьтәге мөхтәрәм кешеләре 3. Нин. б. кешеләр төркеменә җитәкчелек итүче, төркемнең башлыгы өлкән савучы итеп куйдылар 4. Званиесе, чины яки эш урыны буенча үзеннән түбәннәргә караганда югары торган яисә югары булган өлкән сержант 5. Уку йортын, мәктәпне һ. б. ш. тәмамлау алдында торган; югары класста (курста) укучы өлкән яшьтәге мәктәп укучысы 6. диал. Зур. ӨЛКӘННӘР СОВЕТЫ – Конференцияләрнең, съездларның, сессияләрнең делегация, депутатлар вәкилләреннән торган һәм оештыру мәсьәләләре белән шөгыльләнә торган органы

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.

Игры ⚽ Нужно решить контрольную?

Поделиться ссылкой на выделенное

Прямая ссылка:
Нажмите правой клавишей мыши и выберите «Копировать ссылку»